«Татмебель» офис өчен уңайлы җиһазлар җитештерә

«Татмебель» офис өчен уңайлы җиһазлар җитештерә

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). «Татмебель» предприятиесендә офислар өчен эргономик җиһазлар үзләштерелде. Эш өстәле, кәнәфи, күчмә һәм сөяп куела торган тумбалар шул хәтле җыйнак урнаша ки, барысы бергә 20 квадрат метр мәйдан урынына 12не генә ала.

Тышкы яктан уникаль конструкция бер-берсенә перпендикуляр урнашкан ике блоктан гыйбарәт. Эргономик җиһазны бер эш бүлмәсендә дә, берьюлы дүрт бүлмәдә дә куеп була. Офис мәйданнарын экономияләргә мөмкинлек бирүче җиһазның беренче кулланучысы Мамадыш районыннан бер оешма булган.