news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2004 елда хезмәт хакы буенча бурыч 57 процентка кимегән

2004 елда хезмәт хакы буенча бурыч 57 процентка кимегән

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). 2004 елда Татарстанда үз вакытында хезмәт хакы алмаган эшчеләр саны 60 процентка кимеп, 16,4 мең кеше тәшкил иткән. ТР Дәүләт статистика комитеты мәгълүматларына караганда, бу республикада эшләүче халыкның 1,4 процентына туры килә. Ел эчендә хезмәт хакы буенча бурычлар 86,8 миллион сумга, ягъни 57,3 процентка кимегән.

news_right_1
news_right_2
news_bot