news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бәйрәм ялларында Казанда «Татарстан байлыгы» хәйрия ярминкәләре узачак

Ярминкә ТАССРның 100 еллыгына багышлана һәм Татарстанда җитештерелә торган продукцияләрне популярлаштыру максатын тота.

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). 3, 4 һәм 5 гыйнварда Казандагы «Туган авылым» милли комплексында «Татарстан байлыгы» TATARFair беренче хәйрия-ярминкәсе узачак. Бу хакта ТР Инвестицион үсеш агентлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараның максаты — Татарстанда җитештерелә торган продукцияне популярлаштыру. Күргәзмә-ярминкәдә милли аш-су, традицион милли киемнәр, җиңел сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы товарлары тәкъдим ителәчәк. Тәкъдим ителгән продукция хәләл стандартларына каршы килми.

«Кешеләргә ярдәм итү — һөнәр түгел, ул безнең тормышыбызның уртак эше, без яхшылык кылабыз һәм яхшырак булабыз. Яңа елда мохтаҗларга ярдәм итү эшенә һәркем үз өлешен кертә ала. Иң мөһиме — битараф калмау», — диде ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Республиканың һәр муниципаль районы үзенең милли ризыкларын, азык-төлекләрен һәм иҗади чыгышларын тәкъдим итәчәк. Шулай ук чатырларны иң матур бизәүчеләр, иң тәмле милли ризык әзерләүчеләп һәм иҗади номерлар башкаручылар арасында бәйге дә үткәреләчәк.

Хәйрия ярминкәсе вакытында җыелган акчалар, бүләкләр һәм азык-төлекләр авыр тормыш хәлендә калган балаларга һәм гаиләләргә биреләчәк.

Программада ярминкә генә түгел, татар эстрадасы йолдызлары чыгышлары, «Туган авылым»ның сый-нигъмәтләреннән авыз итү дә каралган. «Кырлай»дан килгән Кыш Бабай балаларга Чыршы бәйрәме бүләк итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100