news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә пенсияләр һәм минималь хезмәт хакы артты

Эшсезлек буенча пособие күләме генә үзгәрмәячәк.

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 гыйнвардан хезмәт хакының минималь күләме 850 сумга артачак, ә эшләмәүче пенсионерлар өчен картлык буенча пенсия 6,6 процентка индексацияләнә. Эшсезлек буенча пособие күләме генә үзгәрмәячәк, ул 2019 елдагы кебек үк, 1,5 меңнән 8 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Минималь хезмәт хакы күләме киләсе елда 12 130 сумга кадәр артачак, бу узган елга караганда 850 сумга күбрәк. Бу яңалык 3,2 миллионга якын кешегә кагылачак.

Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 6,6 процентка индексацияләнә. Шулай итеп, эшләмәүче пенсионерларның картлыгы буенча иминият пенсияләренең уртача күләме 16,5 мең сум тәшкил итәчәк. Социаль пенсияләрне индексацияләү 1 апрельдән 7 процентка гамәлгә ашырылачак.

2020 елдан 31 субъект пенсиягә төбәк өстәмә түләүләренә субсидияләр алачак, чөнки Россия законнары буенча пенсия регион буенча яшәү минимумы күләменнән кимрәк була алмый. Әгәр гражданның керемнәре пенсионерның яшәү минимумы күләменә кадәр җитмәсә, аңа социаль өстәмә түләү каралган.

1 гыйнвардан пенсия яшендәге Олимпия уеннарының көмеш һәм бронза призерларына стипендияләр арттырылды. Түләүләр 24 меңнән 39 меңгә һәм 18 мең сумнан 30 мең сумга кадәр артты.

2020 елда эшсезлек буенча пособие күләме артмаячак. Элеккеге кебек үк, ул 1,5-8 мең сум тәшкил итәчәк, ә пенсия яше алдындагылар өчен — 11 280 сумга кадәр. Моннан тыш, хәрби пенсияләрне ел саен 2 процентка арттыруны туктату турындагы карарны озайтачаклар. Ул 2019 ел дәрәҗәсендә калачак һәм 73,68 процент тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100