news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бушлай юридик ярдәм алучыларның күпчелеге – инвалидлар

130 адвокат гражданнарга шикаятьләр, гаризалар һәм башка төрле юридик документларны төгәл итеп төзергә бушлай ярдәм итә.

(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстанда бушлай юридик ярдәм алучылар саны, 2015 ел белән чагыштырганда арткан. 2016 елда барлыгы 211 кеше бушлай юридик ярдәм алуга ирешкән, ә аннан алдагы елда 203 кешегә бушлай юридик ярдәм күрсәтелгән булган. Бу хакта бүген Татарстан Юстиция министрлыгы коллегиясендә тармак министры Лариса Глухова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Татарстан Юстиция министрлыгы һәм республиканың Адвокатлар палатасы арасында 2016 елның ноябрь аенда чираттагы килешү төзелгән. Шуның нигезендә, 130 адвокат бушлай юридик ярдәм күрсәтү дәүләт системасына кертелгән. Алар телдән һәм язма рәвештә консультация бирү белән шөгыльләнә. Адвокатлар гражданнарга шикаятьләр, гаризалар һәм башка төрле юридик документларны төгәл итеп төзергә ярдәм итә.

Сүз уңаеннан, бушлай юридик ярдәм алучылар арасында 129 физик мөмкинлеге чикләнгән кеше бар, аларның 19ы – аз керемле, 23е – инвалид яки ятим балалар, 5се – Бөек Ватан сугышы ветераны, 4е – эшчәнлек алып бара алмый торган затлар. 31 кешегә исә психиатр ярдәме күрсәтү буенча адвокатлар бушлай ярдәм кулы сузган. Шуны да әйтергә кирәк, ярдәм сораучылар арасында 65 кеше кулланучылар хокукларын яклау, 50се – торакка хаклары булуны раслау, 21 кеше социаль ярдәм күрсәтү, 26 кеше җир кишәрлегенә хокукы булуны раслау, 30ы – эшчәнлекне туктату, 21е – алиментлар түләтү, 35 кеше психиатр ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100