news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бурычлары булган 110 мең татарстанлы Россиядән читкә чыга алмый

Ун көн эчендә 523 кешегә карата чит илгә чыга алмавы турында карар чыккан.

Бүген 110 мең татарстанлы Россия Федерациясеннән читкә чыга алмый. «Бу алиментлар буенча гына түгел, башка категорияләр буенча да бурычлылар», - диде ТР Министрлар Кабинетында брифингта РФ Суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Әнвәр Закиров.

«Бүген һәркем бурычын түләп, берничә тәүлек эчендә Россия территориясеннән читкә ялга яки командировкага бара ала. Бары тик суд карары буенча түләргә генә кирәк. Түләсәләр, бара алалар», - диде республиканың баш суд приставы.

Ул «Судебные приставы - детям» бөтенроссия акциясе узганын искәртте. Ун көн эчендә 523 кешегә карата чит илгә чыга алмавы турында карар чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot