news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бурычы булган әлмәтлене чит илгә чыгармаганнар

7 ел элек ул бер танышыннан бурычка 1,4 млн сум акча алып торган була.

(Әлмәт, 20 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары").  Бурычы булган әлмәтлене чит илгә чыгармаганнар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ачыкланганча, 7 ел элек ул бер танышыннан бурычка 1,4 млн сум акча алып торган була.

Ләкин акчаны кире кайтарырга ул ашыкмаган. Суд карары буенча Әлмәт кешесенә мәҗбүри эшләр йөкләнелә. Шуннан соң ул бурычын өлешләп түли башлый. Моннан тыш, суд приставлары аның чит илгә чыгу хокукын да чикли. Кытайга командировкага бару өчен әлмәтле бурычын тулысынча түләп бетерергә мәҗбүр була.

news_right_1
news_right_2
news_bot