news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бурычлы зәйле машинасына арест салынган

Аның юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җыелган түләмәгән штрафлары күләме 53000 сум тәшкил иткән.

(Зәй, 7 июнь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Агымдагы ел башыннан Зәй ЮХИДИ бүлеге суд приставлары хезмәте белән берлектә бурычы булган машина йөртүчеләрнең 10 транспорт чарасына арест салган, дип яза район газетасы.

Күптән түгел ЮХИДИ хезмәткәрләре суд приставлары белән бергәләп уздырган рейд барышында “Ауди А6” машинасын иярләүче тоткарлана. Аның юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җыелган түләмәгән штрафлары күләме 53000 сум тәшкил иткән. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре аның машинасына арест сала һәм транспорт чарасы махсус машина кую урынынына алына. Хәзер машина йөртүче өчен бер генә юл бар – штрафлар буенча бурычларны түләп машинаны алу. Алар тулысынча түләнмәгән очракта, автомобиль аукционда сатылып, аннан кергән акча штрафлар буенча әҗәтләрне каплауга тотылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100