news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бурычлы торак милекчеләре иҗтимагый эшләргә җәлеп ителә

Бүгенге көндә халыкның торак-коммуналь хезмәтләр буенча 2,5 млрд. сумнан артык бурычы җыелган

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүгенге көндә Татарстанда торак фондын кышка әзерләү эшләре тәмамланып килә. 6 муниципаль районда 102 йортта гына эшләрне тәмамлап бетерәсе калган. Болар - Бөгелмә, Яшел Үзән, Чистай, Менделеев, Балык Бистәсе районнары һәм Казан шәһәре. Бүген Министрлар Кабинетында узган видеоконференциядә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рәүзил Хаҗиев хәбәр иткәнчә, кышка әзерлек эшләрен төгәлләүне бу йортларда капиталь төзекләндерү эшләренең һәм җылыту системасын ике контурлы мичләргә күчерүнең тәмамланмавы тоткарлый. Ул муниципаль берәмлекләр җитәкчеләрен ягу сезонын башлауга игътибар итәргә чакырды. Аның белдерүенчә, кичекмәстән сәламәтлек саклау, мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләрне җылылык белән тәэмин итүгә керешергә кирәк. 24 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, котельныйларның якынча 3 проценты (66 котельный) эшли башлаган. Шул сәбәпле, 336 мәгариф, 203 сәламәтлек саклау, 172 мәдәният учреждениесенә җылылык бирелгән.
“Хәзерге вакытта торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләренең кулланылган энергия ресурслары өчен бурычлары җыелу җитди проблемага әйләнде. Республика буенча газ өчен бурычлар 116,5 млн. сумлык, электр өчен 235,9 млн. сумлык җыелган”, -ди Рәүзил Хаҗиев. Шул ук вакытта халыкның торак-коммуналь предприятиеләренә 2,5 млрд. сумнан артык бурычы җыелган. Министр урынбасары бурычларны иҗтимагый эшләргә җәлеп итү аша түләтү механизмнарын кулланучы районнар тәҗрибәсен үрнәк итеп китерде. Бүгенге көндә аларда төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы тармагы аша 22 меңнән артык кеше иҗтимагый эшләргә җәлеп ителгән. Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов бу башлангычны хуплап, дәвам итәргә чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100