news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бурычлы шәхси эшмәкәрләрне тикшерү бара

Чүпрәледә - бурычларны түләттерү айлыгы

 (Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”). 24 ноябрьдән 24 декабрьгә кадәр Пенсия фонды идарәсе шәхси эшмәкәрләрнең пенсия фондына булган бурычларын түләттерү буенча “Бурычларны түләттерү айлыгы” акциясенең икенче этабын башлады. Ул суд приставлары хезмәте һәм Пенсия фонды бүлеге тарафыннан оештырыла. Чара кысаларында рейдлар уздыру, шулай ук бурычлыларның ил чигеннән чыгып китү хокукын вакытлыча чикләү кебек чара кертү карала. Барлык сораулар белән Пенсия фонды идарәсенең Чүпрәледәге бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип игълан итте районның “Туган як” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot