news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бурычлы кешеләрне очыштан тыюны гамәлдән чыгару вакыты 18 минут тәшкил итәчәк

Салым буенча бурычы булганнарга, тиешле сумманы түләү белән, якын арада чит илгә чыгу хокукы кайтарыла.

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”). Бурычлары булганнар акчаларын кайтарып, 18 минут үтүгә, чит илгә чыга ала, дип хәбәр итте вице-премьер Аркадий Дворкович Красноярск икътисадый форумында катнашкан журналистларга.

Аның сүзләренә караганда, хәзер Федераль салым һәм Федераль суд приставлары хезмәтләренең базалары бергә ялганмаган. Аларның мәгълүмати системаларын берләштерү хисабына, салым буенча бурычы булган кешеләр тиз арада читкә чыгу чикләүләреннән арына алачак.

Суд приставлары суд аша, әгәр аның бурычы 10 мең сумнан артып китсә, кешенең чит илгә чыгуын чикләргә хокуклы.

Бурычлар түләнгәч, чикләүне бетерү өчен суд приставлары башта тиешле карар кабул итәргә тиеш. Аннан соң гына бу хакта чик сакчыларына хәбәр итә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot