Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бурычлы алабугалыларны судка эш урыныннан алып китәргә мөмкиннәр
Түләүләрне вакытында башкармаганнар белән бәйле мәсьәләне яңача чишәргә ниятлиләр
(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”). Коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүче алабугалыларны хәзер судка эш урыныннан алып китәргә мөмкиннәр.
Бурычлы кеше суд приставлары җибәргән повестка буенча судка килмәгән очракта, аны эш урыныннан ук алып китәргә мөмкиннәр.
“ Суд приставлары тарафыннан бурычлыларга карата Россия чикләреннән читкә чыгуны тыю кебек чаралар кулланылырга мөмкин, шуңа күрә гражданнарга, чит илгә чыгар алдыннан өч атна кала, бурычларын түләргә тәкъдим итәм. Моннан тыш, бурычлыларның барлык акча исәпләре - счетлар, әҗәт түләнеп беткәнчегә кадәр, ябылачак – исәптәге акчалар бурыч хисабына алыначак”, − диде өлкән суд приставы Илдар Җәләлов.
Алабугада бурычлары аркасында чик аша чыга алмыйча калу очрагы булды инде. Суд приставлары көненә 270 тән 400 гә кадәр акча исәбен ябалар, күбрәк булган көннәр дә бар. Алабугада суд приставлары тарафыннан 27 миллион сумлык 1168 акча исәбе ябылган инде. Хәзер эш урыныннан китерелергә тиешле бурычлыларның исемлеген төзиләр, дип хәбәр итә “Алабуга нуры” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз