news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бурычлары булган 91 меңнән артык Татарстан кешесен ил чикләреннән чыгармыйлар

Бурычны тулысынча түләгәч кенә, бу кешеләр Россия чикләреннән чыга алачак.

Бурычлары булган 91 меңнән артык Татарстан кешесен ил чикләреннән чыгармыйлар
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2018 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча, Татарстанда яшәүче 91 меңнән артык кешенең Россия Федерациясе чикләреннән чыгу хокуклары чикләнгән. Бу хакта РФ Суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Суд приставлары, бурычлы кешеләргә карата нәтиҗәле чараларның берсе буларак, илдән читкә китүне вакытлыча чикләүне  куллана.

30 мең сумнан артык бурычы булган кеше вакытлыча чикләүгә эләгергә мөмкин. Әмма ике айдан артык вакыт дәвамында бурыч түләнмәсә, аның өчен чик суммасы 10 мең тәшкил итәчәк. Бурычы 10 мең сум һәм аннан күбрәк булганда, түбәндәге кешеләр өчен читкә чыгу тыела: алиментлар буенча бурычлылар; сәламәтлеккә китерелгән, тукландыручы үлеме белән бәйле зыянны, милеккә салынган зыянны һәм җинаять аркасында мораль зыянны каплау белән бәйле бурычлары булганнар.

Каядыр барыр алдыннан, бер атна кала бурычлар булу-булмавын http://fssprus.ru (Россия суд приставлары хезмәте) сайтында “Банк данных исполнительных производств” бүлегендә яки http://r16.fssprus.ru адресы буенча Татарстан идарәсе сайтында тикшерергә кирәк.

Бурыч тулысынча каплангач кына, Россиядән читкә чыгуны чикләү турында карар гамәлдән чыгарыла.

Әгәр үзеңне бурычлылар исемлегендә табасың икән, белешмә алу өчен суд приставлары бүлегенә мөрәҗәгать итү кирәк. Шулай ук, сервиста бурычларны онлайн режимда да түләп була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100