news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бурыч түләттерүче суд приставларына әҗәтленең машинасын табарга ярдәм иткән

Әҗәтленең бурычын тулысынча каплау өчен 10 көн вакыты бар, дип хәбәр итә Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

(Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”). Казанда яшәүче 1989 нчы елгы егетнең физик затка 3 млн сум күләмендә бурычы булган. Әҗәтен түләтерү турындагы башкарма документ бурычлының теркәлгән урыны буенча Вахитов районы суд приставлары бүлегенә килеп ирешкән.

Егет суд приставларының бүлеккә килү буенча барлык таләпләренә әһәмият бирмәгән, теркәлү урыны буенча күренмәгән. Теркәү һәм финанс учреждениеләренә сорау җибәрүләр аша аның исеменә “Фольксваген Туарег” автомобиле теркәлүе ачыкланган. Вахитов районы бүлегенең эзләү буенча суд приставы әлеге автомобильне эзләү игълан иткән.

Берникадәр вакыттан, бурычны түләттерүче вәкиле шалтыратып, әҗәтленең үз автомобилендә җыелышка килүе турында хәбәр иткән, бирегә, кичекмәстән, эзләү һәм суд эшчәнлекләренең расланган тәртибен тәэмин итү буенча суд приставлары килгән. Пүнәтәйләр һәм бурычлының үзе янында машина йолып алынган һәм саклану өчен түләтерүчегә тапшырылган. Автомобиль якынча 1 млн сумга бәяләнгән. Әҗәтленең бурычын тулысынча каплау өчен 10 көн вакыты бар, дип хәбәр итә Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100