news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бурыч әлмәтлене машинасыз калдыра язган

Аңа 13000 сум күләмендә башкару җыенын да түләргә туры киләчәк.

(Әлмәт, 29 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). ​17000 сум бурыч аркасында әлмәтле кроссоверыннан колак кага язган. Суд приставлары штрафларын вакытында түләмәгән өчен 30 яшьлек ханымның машинасына арест салганнар, дип яза җирле басма.

ЮХИДИ хезмәткәрләре рейд вакытында Nissan Qashqai автомобилен туктаткан булган. Машина йөртүченең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 17000 сум бурычы тупланганы һәм алар буенча 13 башкару производствосы кузгатылганы ачыкланган. Аның машинасын саклауга куйганнар.

Икенче көнне ханым 11000 сум бурычын түләгән. Якын арада бөтен сумманы түләргә вәгъдә иткән. Аңа 13000 сум күләмендә башкару җыенын да түләргә туры киләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot