news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бурятиянең «Байкал‑Идел» ансамбле кызлары Кырлайдагы мемориаль комплекс белән танышты

Бурятиянең «Байкал‑Идел» ансамбле кызлары Кырлайдагы мемориаль комплекс белән танышты
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Бурятия Республикасының Улан‑Удэ шәһәреннән килгән «Байкал‑Идел» ансамбле кызлары бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу максатыннан Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылындагы Габдулла Тукай әдәби‑мемориаль музей комплексына барды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ансамбль кызлары Яңа Кырлайда бай тарихлы урында булды, музей экспозициясе аша Тукайның иҗаты белән тирәнрәк танышты. Шулай ук Арча педагогия көллияте студентлары өчен концерт куйдылар. Чарага Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов һәм Бурятия Республикасы татарларының төбәк милли‑мәдәни автономиясе Советы рәисе Саҗидә Батталова да килде һәм катнашучыларга сәламнәрен җиткерде.

Программаның мөһим өлеше «Талисман» Арча педагогика көллиятенең хореография коллективы белән иҗади тәҗрибә уртаклашу булды. Студентлар кунакларны җылы каршы алды: актив алкышладылар, артистларны җибәрергә теләмәделәр. Ике коллектив арасындагы иҗади диалог милли сәнгатьне үстерүнең яңа мөмкинлекләрен күрсәтте.

Бу чара ике төбәктәге татар җәмәгатьчелеге арасындагы дусларча бәйләнешне ныгытуга зур өлеш кертте.

news_right_1
news_right_2
news_bot