Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бурятиянең «Байкал-Идел» коллективы «Татарстанның эшлекле партнёрлары» форумында катнаша
Бүген Бурятиянең «Байкал-Идел» бию мәктәбе коллективы Татарстан Республикасына килде. Сәфәр кысаларында коллектив XIX «Татарстанның эшлекле партнёрлары» форумы чараларында катнашырга, шулай ук төбәкнең тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышырга ниятли. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сәфәр программасы 23 ноябрьдә Казанның «Корстон» комплексында узачак XIX «Татарстанның эшлекле партнёрлары» форумының тантаналы ачылышында чыгыш ясау белән башлана.
24 ноябрьдә кунакларны Татарстан башкаласы буйлап экскурсия көтә. Алар Иске Татар бистәсе һәм Казан Кремле белән танышачак. Шулай ук Уникаль осталык үзәгендә репетиция үткәрү планлаштырылган.
25 ноябрьдә бию мәктәбе коллективы Татарстан Республикасы Рәисе белән очрашуда катнаша, аннары кунаклар XIX «Татарстанның эшлекле партнёрлары» форумының пленар утырышында чыгыш ясаячак.
26 ноябрьдә сәфәрнең соңгы көне Татарстанның әдәби һәм мәдәни мирасы белән танышуга багышлана. Катнашучылар Арча районының Яңа Кырлай авылында урнашкан Габдулла Тукайның әдәби-мемориаль музей комплексында, шулай ук Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең «Әлифба» музеенда булачак. Программа концерт белән тәмамланачак.
Әлеге сәфәр яшь артистлар өчен үз сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәтү, Татарстанның бай мәдәни мирасы белән танышу, иҗади һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту өчен яхшы мөмкинлек булачак, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз