news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бурятиядә татар халкына багышланган «Усть-Кяхта алмагачлары» музей-утары ачылды

Бурятиядә татар халкына багышланган «Усть-Кяхта алмагачлары» музей-утары ачылды
https://tatar-congress.org/

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев иртән Бурятиянең Кяхтинский районына килде. Биредә «Усть-Кяхта алмагачлары» татар халкының көнкүреше музей-утары ачылды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада шулай ук Бурятия Хөкүмәте рәисе урынбасары-Бурятия Башлыгы һәм Хөкүмәте администрациясе җитәкчесе Баир Цыренов, Кяхтинский районы башлыгы Бимба Нимаев, Бурятиянең Хурала Халык депутаты Найдан Чимбеев, Бурятия Республикасы һәм Хөкүмәте Башлыгы администрациясе җитәкчесенең урынбасары Михаил Харитонов, Бурятия татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Саҗидә Баталова катнашты.

Ачылышка республиканың татарлар яшәгән барлык районнарыннан һәм Иркутск өлкәсеннән кунаклар җыелган иде.

Васил Шәйхразыев чарага килүчеләрне сәламләде. Музейның биредә гомер итүче татарлар өчен мөһим булуын билгеләп үтте. Ачылыш тантанасыннан соң, кунаклар музей-утар, мондагы экспонатлар белән танышты. Музейга Татарстаннан китаплар һәм татар язучыларының портретларын бүләк иттеләр.

Татарлар яшәгән төбәкләргә барганда, яшь алмагачлар утырту хәзер матур традициягә әйләнде. Бүген дә музей ишегалдында Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм кунаклар яшь үсентеләр утыртты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100