news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бурятиядә Улан-Удэ-Казан беренче туры авиарейсын каршы алдылар

Бурятиядә Улан-Удэ-Казан беренче туры авиарейсын каршы алдылар
Фото: tatar-congress.org

Бүген, 4 майда, Россия халыклары Ассамблеясе һәм Бурятия татарлары автономиясе Улан-Удэ-Казан беренче туры авиарейсын каршы алды. «Бурятия белән Татарстан арасында һава күпере ачык!» – дип хәбәр итәләр бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында.

Рейслар атнага ике тапкыр сишәмбе һәм шимбә көннәрендә йөри. Юлга 5-5,5 сәгать вакыт сарыф ителә. Билетларны ташламалы тариф буенча сатып алырга мөмкин, бәясе ике якка якынча 17 мең сум.

Кешеләрне, территорияләрне һәм халыкларны берләштерүче инициативабызны актив рәвештә алга сөргәннәре өчен Бурятия башлыгы Алексей Цыденовка һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Бурятия Республикасы Транспорт министрлыгына һәм шәхсән Дмитрий Гармаевка рәхмәт белдерәбез, диелгән хәбәрдә.

Бүген Бурятия татарлары автономиясе активистлары Казаннан килгән һәркемне иң тәмле татар сые – кедр чикләвеге салынган Байкал чәк-чәге белән сыйлады. «Тормышыгыз баллы, юлларыгыз ак булсын!» дип теләкләр дә теләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100