Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бурятиядә Татарстан Милли музее белән уртак проектны тәкъдим иттеләр
Бурятиянең Милли музеенда Татарстан Милли музее белән берлектә балалар патриотик проектын – «Җиде тарих» музейара практикумын тәкъдим итү булды.
«Җиде тарих» проекты Татарстан Республикасында Гаилә елы кысаларында барлыкка килде. Катнашучылар гаиләдә саклана торган һәм буыннан-буынга тапшырыла торган ядкәрләрен тәкъдим итте. Предмет тарихы аша алар үз гаиләләренең тарихын сөйләде», - дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.
Февральдә Татарстан Республикасы Милли музее хезмәткәрләре укучыларга белем һәм тәҗрибә тапшыру өчен Улан-Удэга юл тоткан. Бурятиянең Милли музеенда проект «Гаиләнең хәрби истәлекләре» исеме белән гамәлгә ашырыла һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган.
Практикум кысаларында Улан-Удэның төрле мәктәпләре, лицейлары һәм гимназияләреннән тугыз укучы үз гаиләләре тарихын өйрәнгән. Алар ата-бабаларының хәрби батырлыкларын һәм фаҗигаләрен тикшергәннәр, ә бу патриотик аң һәм үз илләренең тарихына хөрмәт формалаштыруга ярдәм итә. «Җиде тарих» проекты яшь буынга үз гаиләсе тарихының әһәмиятен тирәнрәк аңларга һәм бәяләргә булышлык итә.
Укучыларны укыту белән Татарстан Республикасы Милли музее хезмәткәрләре Анастасия Мокрополова (проект җитәкчесе), Владислав Глухов һәм Айдар Әхмәдиев шөгыльләнде. Тәкъдим итүгә Татарстан Милли музееның генераль директоры Алиса Вяткина килде, диелә хәбәрдә. «Сезгә тапшырылган тәҗрибә сезнең тәҗрибәле кулларыгызда файдалы корал булыр дип өметләнәм», – диде ул проектны тәкъдим иткәндә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз