Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бурятиядә татарлар яшәгән урыннар буйлап этнотурлар оештырылачак
Бурятия татарлары автономиясе республикада татарлар яшәгән урыннар буйлап этнотурларны үз эченә алган «Байкалда татар бизәкләре» дип аталган проект гамәлгә ашыра башлый. Әлеге проект социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга субсидия бирү бәйгесендә җиңү яулады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
2023 елда автономия активистлары һәм авыл кешеләре иҗтимагый этномәдәни киңлекләр һәм фотозоналарны тәртипкә китерүне дәвам итә. Буклетлар чыгару, Бурятиянең биш районында бөтен гаилә өчен «Татар этникасы» өстәл уенын да үз эченә алган мастер-класслар һәм турнирлар үткәрү күздә тотыла.
Июнь аенда шулай ук милли ризыклар күргәзмәсен, сувенир продукциясе ярминкәсен, спорт ярышларын һәм халык уеннарын берләштергән «Сырганаклы Селендумада Байкал Сабан туе» татар халык бәйрәме һәм «Тэгда авылында өчпочмак-фест» дип аталган балалар гастрономия фестивале узачак.
Автономия рәисе Саҗидә Батталова сүзләренчә, бөтен гаилә өчен этнобрендлар һәм этнотурлар оештыру теләгән һәркемгә Байкал артындагы уникаль, үзенчәлекле татар дөньясы белән танышырга мөмкинлек бирәчәк. «Байкалда татар бизәкләре» дип аталган иҗтимагый этномәдәни киңлекләр һәм этнотурлар проектын Татарстанда да, Бурятиядә дә хуплап каршы алганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз