news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бурятиядә «Байкал Сабан туе» узды

Бурятиядә «Байкал Сабан туе» узды
Фото: tatar-congress.org

27 июнь көнне Бурятия Республикасының Кабанск авылында «Байкал Сабан туе – 2026» узды. Бәйрәм республикакүләм масштабта үткәрелде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Республика хөкүмәтендә билгеләп үтелгәнчә, бәйрәм Бурятияның күп төрлелеген күрсәткән. Сабан туенда һәр халык үзенең уникаль ишегалдын тәкъдим иткән. Программа бай эчтәлекле булган. Милли аш-су, көрәш, капчык белән сугыш, аркан тартышу кебек милли ярышлар, мастер-класслар, ярминкә һәм татар йолдызлары катнашында зур концерт оештырылган. Концертка бөтен төбәктән бию һәм фольклор коллективлары җыелган.

Бәйрәм дәвамында кунаклар өчен фотозоналар, балалар аттракционнары, милли эшләнмәләрдән базар-ярминкә эшләгән, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot