news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бурятиядә вертолет һәлакәтендә дүрт кеше үлгән

Улан-Удэда авариягә очраган вертолет шәхси очыш ясаган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

(Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”). Бурятиядә һәлакәткә тарыган вертолетта дүрт кеше үлгән. Бу хакта "Интерфакс"ка Россия тикшерү комитетының Көнчыгыш Себер транспорт тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

“Беренчел мәгълүматлар буенча, авиация һәлакәте вакытында вертолетта булган дүрт кеше үлгән”, - дигәннәр матбугат хезмәтендә. Аларның шәхесе ачыклана. Вертолет шартлавы буенча җинаять эше ачылган.

Улан-Удэда һәлакәткә тарыган AgustaWestland AW119 Koala вертолеты шәхси очыш ясаган булган, дип хәбәр ителә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларында.

Урында тикшерүчеләр эшли. Суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot