news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бурятиядә узачак Сабантуй Кяхта авылының 290 еллыгына багышлана

Бәйрәмгә Татарстан Республикасы, Иркутск өлкәсе, Байкал арты крае делегацияләре килүе көтелә.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). 16 июнь көнне Бурятия Республикасының Усть-Кяхта авылында узачак  “Байкал Сабан туе” Кяхта авылының 290-еллыгына һәм Кяхта районының 95-еллыгына багышланган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәмгә Татарстан Республикасы, Иркутск өлкәсе, Байкал арты крае делегацияләре килүе көтелә.

Сабантуйда милли ризыкларны авыз итәргә, татар көрәшен карарга, уен һәм күңел ачуларда катнашырга мөмкин булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot