news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бурятиядә татар мәдәнияте үзәге ачылды

Ачылу тантанасында татар халкының көнкүреше, милли ризыклары, милли киемнәре турында сөйләделәр.

Бурятиядә татар мәдәнияте үзәге ачылды
tatar-congress.org

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). 6 декабрь көнне Бурятия районы Усть-Кяхта авылында «Алмагачлар» Татар мәдәният үзәген ачу тантанасы булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утар Перфильевлар йортында урнашкан. Тантаналы чарадан соң, барлык кунакларны милли ризык белән каршы алдылар. Шулай ук татар халкының көнкүреше, милли ризыклары, милли киемнәре турында сөйләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot