news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бурятиядә Татар ашлары көне узды

Бурятия татарлары автономиясе активистлары үз рецептлары белән уртаклашу, татар чәй мәҗлесе турында сөйләү, милли ризыклар белән сыйлану өчен җыелган.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Бурятиядә танылган татар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның туган көненә багышланган Татар ашлары көне узды. Әлеге чара инде икенче тапкыр үткәрелә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

1 мартта Бурятия татарлары автономиясе активистлары үз рецептлары белән уртаклашу, татар чәй мәҗлесе традицияләре турында сөйләү, милли ризыклар белән сыйлану өчен Халыклар дуслыгы йортына җыелган. Бөтендөнья Татар ашлары көне танылган аш-су остасы, татар ашларын пропагандалаучы Юныс Әхмәтҗановның туган көне уңаеннан, 2006 елда үткәрелә башлаган. Юныс Әхмәтҗановны «татар кулинариясенең атасы» дип атыйлар. Ул аш-суга кагылышлы күпсанлы китаплар авторы, үз рецептлары да шактый.

Бу көнне татар традицияләренә тугры калучылар күптөрле милли ризыклар тәкъдим итте, дип яза "Тамырлар"  Татар яшьләре үзәге рәисе Нәзилә Саттарова.

Бурятия татарлары абыстае Вафия Мирзаева билгеләп үткәнчә, туган телне һәм гореф-гадәтләрне белү балаларда рухи-әхлакый кыйммәтләр тәрбияләргә һәм төрле халыкларның милли мәдәниятенә хөрмәт белән карарга ярдәм итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100