news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бурятиядә балалар бию фестивалендә 77 кеше агуланган

Зыян күрүчеләрнең күпчелеге – балалар.

(Казан, 3 август, "Татар-информ"). Бурятиядә Baikal Dance Camp балаларбию фестивалендә 77 кеше агуланган. Бу хакта "Газета.ру" язып чыкты.

Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, агулану билгеләре белән 66 бала һәм 11 олы кеше хастаханәгә озатылган. Фестивальдә булган тагын биш кеше хастаханәгә барудан баш тарткан.

Сәламәтлегенә зыян килүчеләрнең хәле тотрыклы, гомерләренә куркыныч янамый, диелә.

Килеп чыккан хәлнең сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot