news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бурятия татарларының милли-мәдәни автономиясе «Әпипә» этнофлешмобын игълан иткән

Этнофлешмобта катнашу өчен «Әпипә» татар халык биюен видеога төшереп, социаль челтәргә куярга.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Бурятия татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Әпипә» бию этнофлешмобын игълан иткән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Этнофлешмобта катнашу өчен «Әпипә» татар халык биюен камерага яздырырга, #МытанцуемАпипа / #БезбиибезӘпипә хэштеглары белән социаль челтәрләрдәге үз сәхифәгезгә бер минуттан да артмаган видео куярга кирәк.

Иң яхшы роликлар Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтына куелачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100