news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бурятия Сабан туенда махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен дога кылганнар

Бурятия Сабан туенда махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен дога кылганнар
Саҗидә Батталова

Бурятиянең милли-мәдәни автономиясе, республиканың Селенга районы Бурятия Республикасы Башлыгы һәм хөкүмәт администрациясе ярдәме белән «Байкал Сабан туе-2023» XVI татар мәдәни-спорт бәйрәмен оештырган.

«Бурятия татарлары активисты 80 яшьлек Зәлфирә апа Әдһәмова дога кылды. «Егетләребез махсус хәрби операциядән исән-сау, җиңү белән кайтсын иде. Төрле милләт аналары, төрле телләрдә сезнең өчен дога кыла һәм бөтен дөнья сезнең исән-сау әйләнеп кайтуыгызны көтә», - дип теләде Зәлфирә апа. Хәтер, күп гасырлык дуслык варисларыбызга калачак, дигән сүзләр яңгырады», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Россия халыклары Ассамблеясының төбәк бүлеге рәисе, Бурятия Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Саҗидә Батталова.

Спорт ярышларында 147 нче инженер-сапер полкы хәрбиләре катнашкан. Сабантуйда катнашучыларны Кяхта шәһәренең хәрби часте штабы җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы майор Ленар Измайлов котлаган. Сәхнәдә 11нче гвардиянең десант-штурм бригадасы оркестры солисты Баясхалан Базаржапов чыгыш ясаган.

«Батырлар Сабантуйда гасырлар дәвамында көч, осталык күрсәткән. Сабантуй сәхнәсендә «Туган ил - батырларның туган җирдәге көче!» дигән сүзләр яңгырап торды. Бәйрәм башланыр алдыннан Бурятия татарлары автономиясе Селендума авылы халкы белән Ватан каһарманнары истәлегенә миләш агачлары утыртты», - диде Саҗидә Батталова.

Сабантуйда «Алтын бүләк» дип исемләнгән концертта Татьяна Вәлиева җитәкчелегендәге бию мәктәбе коллективы, Татарстан Республикасының халык артисты Фердинат Фәтхи һәм республикакүләм бәйгеләр лауреаты Алмаз Нуруллин, «Шатлык», «Алмагачлар», «Умырзая» иҗат коллективлары чыгыш ясаган.

«Бөтен җирдә татар сөйләме яңгырады. Милли уеннарда Дуслык йортының милли-мәдәни үзәге активистлары һәм махсус хәрби операциягә киткәннәрнең балалары катнашты. Әби-бабайлары белән алар капчык киеп йөгерде, су тутырылган чиләк тотып, кашыкка йомырка салып йөгерде, чүлмәк ватты, көрәш, ат чабышларын күзәтте. Уеннарда җиңүчеләргә милли бизәкле Татарстан сувенирларын тапшырдык», - диде Бурятиянең милли-мәдәни автономиясе рәисе.

Аның әйтүенчә, Сабантуй кунаклары самавырдан үләнле чәй эчкән, кедр чикләвеге һәм сырганак белән пешерелгән чәкчәк, бәлеш-өчпочмактан авыз иткән, киләсе елда узачак Сабантуй турында планнар корган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100