news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бурсык, куян, көртлек, кыр тавыгы арткан һәм кимегән аучылык хуҗалыклары билгеле

Барлык җәнлекләрнең санына карап, аучылык хуҗалыкларының икътисади бәясе буенча рейтингы да төзелгән.

Бурсык, куян, көртлек, кыр тавыгы арткан һәм кимегән аучылык хуҗалыклары билгеле
архив/Владимир Васильев

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бурсык, куян, көртлек, кыр тавыгы саны динамикасы буенча алдынгы һәм артта калган аучылык хуҗалыклары билгеле. Бу хакта бүген ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының коллегия утырышында сөйләделәр.

Тархан, Омар, Алексеевск, Актаныш аучылык хуҗалыкларында, шушы эш буенча килешү төзелгән вакыттан бирле, җәнлекләр саны 35 проценттан 73 процентка кадәр арткан. Иң югары күрсәткечкә Тархан хуҗалыгы ирешкән.

Глухарь, Төрнәс, Камский берег, Бахчасарай аучылык хуҗалыкларында шушы җәнлекләр саны кимү күзәтелә. Төп аутсайдер — Бахчасарай хуҗалыгы — анда җәнлекләр 72 процентка кадәр кимегән.

Барлык җәнлекләрнең санына карап, аучылык хуҗалыкларының икътисади бәясе буенча рейтингы да төзелгән. Лидерлар — Усинск, Волжск, Лебяжье (Минзәлә), Вятск Лубян хуҗалыклары. Балык Бистәсе, Балтач, Арча, Әлки, Менделеевск аучылык хуҗалыклары икътисади нәтиҗәлелек буенча артта калган булып исәпләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100