news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буркина-Фасодан килгән кунак: Татарстан флагын республика Рәисенә хөрмәт йөзеннән тактым

Буркина-Фасодан килгән кунак: Татарстан флагын республика Рәисенә хөрмәт йөзеннән тактым
Майга Бубакари Сидики
Фото авторы: Рәмис Латыйпов

Африканың Буркина-Фасодан килгән доктор Майга Бубакари Сидики 30 августта Казан урамына Татарстан флагын тагып чыккан.

«Мин моны Татарстан һәм аның Рәисе Рөстәм Миңнехановка хөрмәт һәм ихтирам йөзеннән эшләдем», - диде ул «Татар-информ» журналистына.

Майга Бубакари көнбатыш Африкадагы Буркина-Фасо дәүләтеннән. Ул Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр эшләре һәм спорт департаменты җитәкчесе. Казанга икенче Казан глобаль яшьләр саммитына килгән. Ул Татарстан Рәисенең кичә тантаналы кичке ашка чакыруын һәм шунда флагны тапшыруын әйтте.

Майга Бубакари бүген 30 августтагы бәйрәм чараларын караган. «Татарстанда яшәүчеләр бик ихтирамлы, тыныч, үз илен ярата. Мондагы төрле чараларга балалардан алып өлкәннәргә кадәр кешеләрне җәлеп итәләр. Минем игътибарны иң җәлеп иткән әйбер – биредә балалар өчен бик күп чаралар уза һәм анда балалар бик күпләп катнашалар», - диде ул.

Буркина-Фасодан килгән кунак татар телендәге ике сүзне өйрәнүен әйтте: «Исәнмесез» һәм «Хәерле иртә». Татар кухнясындагы иң ошаган ризык турында сорагач, ул кулы белән бу ризыкларның бик күп булуын ишарәләде һәм көлеп җибәрде: «Монда шулкадәр күп һәм тәмле ризыклар, мин кайсын әйтергә дә белмим. Алар чыннан да барысы да бик тәмле, үзенчәлекле һәм төрле. Искиткеч!» – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100