Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бурденко госпиталендәге очрашуда уннан артык Татарстан белән бәйле Россия Герое катнашты
Башкаланың Н.Н.Бурденко исемендәге госпиталендә Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Офицерлар клубы һәм Табиблар клубы очрашуы булды. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Татарстан белән бәйле 12 Россия Герое, шул исәптән җиде махсус операция хәрбие катнашты. Бу Виталий Антонов, Борис Дудко, Иван Жарский, Михаил Марцев, Әнвәр Нәбиев, Артур Орлов, Айнур Сафиуллин. Чарада шулай ук Советлар Союзы Герое һәм Россия Герое Сергей Крикалев, Россия Герое Сергей Рыжиков (Бөгелмәдә туып-үскән) һәм Россия Геройлары, Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар Владимир Алимов, Марат Алыков, Сергей Тулин.
Чара алдыннан госпиталь территориясендә урнашкан медицина хезмәте ветераннары һәйкәлләренә чәчәкләр салу һәм госпитальнең тарих музеен карау оештыпылды. Аннары Татарстанның Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин медицина учреждениесендә дәваланучы Татарстан хәрбиләре белән очрашты.
Очрашу башында Әхмәтшин госпиталь җитәкчелегенә әлеге чараны үткәрү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук хәрби хезмәткәрләрнең гомерен саклап калучы табибларга һәм медицина персоналына рәхмәтен җиткерде. Ул аларга «Мәхмүт Гәрәев тууга 100 ел» истәлекле медален һәм рәхмәт хатларын тапшырды.
«Һәр Герой йолдызы артында бүлекчәләр, роталар һәм полкларның олы хезмәте тора. Һәр йолдыз – ул үлем белән очрашу», - дип мөрәҗәгать итте Россия Геройларына Тулы вәкаләтле вәкил.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз