Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буран сәбәпле, Татарстанда М7 юлында автобус һәм йөк машинасы хәрәкәтен кабат чикләделәр
Татарстан территориясе буйлап уза торган М7 трассасы участогында хәрәкәтне чикләделәр. Чикләүләр 11.30 сәгатьтән һава шартлары яхшырганчыга кадәр кертелә.
«М7 «Волга» юлының Мәскәү - Владимир - Түбән Новгород - Казан - Уфа участогында шәһәрара автобусларның, маршрут таксиларының һәм йөк транспорт чараларының хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә», - дип хәбәр итә «Волго-Вятскуправтодор».
Кичә «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, һава шартлары начарлану сәбәпле, Татарстан ююларында пассажир автобуслары, маршрут таксилары һәм йөк транспорты хәрәкәтен чикләгәннәр. Хәзерге вакытта чикләүләр М5 «Урал» трассасының Оренбург өлкәсе, Татарстан, Башкортстанның 1194 чакрымнан 1370 чакрымга кадәрге Мәскәү – Рязань – Пенза – Самара – Уфа – Чиләбе участокларында гамәлдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз