Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Буран сәбәпле, Татарстанда такси, йөк машинасы һәм автобуслар өчен М5 юлы ябыла
Бүген чикләүләр 14.15 сәгатьтә гамәлгә куела һәм якынча 18.00 сәгатьтә хәрәкәт өчен юл ачыла.
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда, шулай ук Башкортстанда һәм Оренбург өлкәсендә кар күпләп яву һәм буран сәбәпле, такси, йөк машинасы һәм автобуслар өчен М5 «Урал» юлы вакытлыча ябыла.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген чикләүләр 14.15 сәгатьтә гамәлгә куела һәм якынча 18.00 сәгатьтә хәрәкәт өчен юл ачыла. Һава шартлары белән бәйле рәвештә вакыт үзгәртелергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз