news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буран, өермәле җил, бозлавык: Татарстан синоптиклары һава торышы бозылу турында кисәтә

Бүген төндә 1-6 градус салкын булачак, көндез 3 градус җылыдан 2 градуска кадәр салкын.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе һава торышы бозылу турында кисәтә - республикада буран, кар һәм бозлавык көтелә.

Синоптиклар хәбәр иткәнчә, 30 октябрьдә Татарстанда бераз кар көтелә, төнлә температура 1-6 градус салкын булачак, көндез 3 градус җылыдан 2 градуска кадәр салкын.

31 октябрь һәм 1 ноябрьдә һава торышы сизелерлек бозылачак. Кар, юеш кар, күз күреме 1000 метрга кадәр начарланып буран, секундына 15 метрга кадәр көчәючән көнчыгыш, көньяк-көнчыгыштан исүче җил көтелә. Юлларда урыны белән кар көртләре, бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Төнлә 1-6 градус салын, көндез исә 1 градус җылыдан 3 градуска кадәр салкын булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100