Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Буран чыгу сәбәпле, Татарстан юлларында йөк машиналары хәрәкәте чикләнде
Татарстан Юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш итә.
(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Буран чыгу сәбәпле, Татарстан юлларында йөк машиналары хәрәкәте чикләнде. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Һава торышы начарлану сәбәпле, юл хәрәкәте куркынычсызылыгын тәэмин итү максатыннан 18.00 сәгатьтә йөк машиналары хәрәкәте вакытлыча чикләнә», – диелгән ведомство хәбәрендә.
Синоптиклар мәгълүматы буенча, якындагы тәүлектә Татарстанда көчле буран, күз күреме начар булачак. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре булуы ихтимал.
Республика дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә чыкмаска, юлларда бик сак булырга һәм юл-транспорт кагыйдәләрен сакларга киңәш итә. Куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайларга, куркыныч тудыручы маневрлар ясамаска – каршы як хәрәкәт юлына чыкмаска кирәклеге искәртелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз