news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буран аркасында Татарстан трассаларында автобус һәм йөк машиналары хәрәкәте чикләнде

Татарстанның федераль автомобиль юлларында һава торышы начар булу сәбәпле, шәһәрара автобуслар, маршрут таксилары һәм йөк автомобильләре өчен хәрәкәт чикләүләре кертелде. Чикләүләр 05.00 сәгатьтән уңай һава шартларына кадәр кертелә, дип хәбәр итә «Волга-Вятскуправдор».

Түбәндәге трассаларда чикләүләр кертелгән:

М7 Мәскәү – Владимир – Түбән Новгород – Казан – Уфа
М7, Ижевск һәм Пермь шәһәрләренә керү юлы
М7, Кировка керү юлы
Р241, Казан – Буа – Ульяновск
Р239 Казан – Оренбург – Акбүләк – Казахстан Республикасы белән чик
Р239, аэропортка керү юлы
А295 Йошкар-Ола – Яшел Үзән – М «Волга» автомобиль юлы
А151 Цивильск – Ульяновск

Хәрәкәтне дүрт төбәктә дә чикләгәннәр: Чувашия, Татарстан, Марий Эл һәм Ульяновск өлкәсендә.

«Юлларда хәл бик катлаулы», – дип өстәделәр «Волга-Вятскуправдор»да.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100