news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буран аркасында Казан юлларында 7 баллы «бөке»ләр барлыкка килгән

Иң зур «бөке»ләр Яңа Дәүләки урамында, Мамадыш трактында һәм Җиңү проспектында хасил булган.

Буран аркасында Казан юлларында 7 баллы «бөке»ләр барлыкка килгән
Яндекс.Пробки

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Буран аркасында Казан юлларында 7 баллы «бөке»ләр барлыкка килгән. «Яндекс.Пробки» сервисында шундый мәгълүмат урнаштырылган.

Иң зур «бөке»ләр Яңа Дәүләки урамында, Мамадыш трактында һәм Җиңү проспектында хасил булган.

Моннан тыш, Оренбург трактында, Тынычлык һәм Әмирхан урамнарында да машиналар хәрәкәте кыенлашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot