news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Булгария” теплоходына утырып соңгы сәфәргә чыккан пассажирлар һәм экипаж әгъзалары исемлеге төзелгән

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында “Булгария” теплоходына утырып соңгы сәфәргә чыккан пассажирлар, исәпкә алынмаган кешеләр һәм экипаж әгъзалары исемлеге урнаштырылган һәм ул әлегә төгәл рәсми чыганак булып тора.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итеп, исемлекнең оператив штабтан алынган иң соңгы мәгълүматка таянып төзелүен, һәлак булганнарның алга таба табылган гәүдәләрен аныклаганга карап, һәр 2 сәгать саен яңартылачагын игълан итә.

Хәзерге вакытта теплоходта рәсми теркәлгән булганнардан 148 кеше исәпләнә, теркәлмәгәннәрдән - 25, экипаж әгъзаларыннан- 35 кеше. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100