news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Булат Сөләйманов укуларына әзерлек башланды
Быелгы Булат Сөләйманов укуларын әзерләп үткәрүне милли эшләр комитеты Төмән дәүләт университеты Гуманитар эзләнүләр инситутының диннәрне өйрәнү секторына тапшырган
Скопировать ссылку
(Төмән, 8 февраль, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). ХIII Бөтенроссия Булат Сөләйманов укулары кысаларында үтәчәк фәнни-гамәли конференция “Тюркское средневековье Западной Сибири в современных исследованиях” (Бүгенге фәнни эзләнүләрдә урта гасырдагы төрки Көнбатыш Себер) дигән темага багышланган.
Конференциянең максатын шулай ачыклаган оештыру комитеты: себер татарлары тарихын өйрәнү, саклау һәм пропагандалау; себер татарларының этник үзенчәлекләрен саклап калу, мәдәни багланышларны көчәйтү өчен себер-татар телен һәм әдәби телне өйрәнүне гамәлгә ашыру; төрки телләрне, төрки мәдәниятләрне өйрәнүче галимнәр арасында фәнни багланышларны ныгыту.
Булат Сөләйманов укуларына әзерлек комитеты белән милли эшләр комитеты рәисе Евгений Воробьев җитәкчелек итә, әзерлек эшләренә Гуманитар эзләнүләр институты галимнәре, Дмитрий Менделеев исемендәге өлкә фәнни китапханәсе, өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте, өлкә татарлары Конгрессы вәкилләре җәлеп ителә, төп әзерлек эшен Гуманитар эзләнүләр институты фәнни хезмәткәре, профессор, тарих фәннәре докторы Александр Павлович Ярков алып бара.
Александр Павлович быелгы Булат Сөләйманов укулары кысаларында үтәчәк фәнни-гамәли конференциянең үзенчәлекләре белән таныштырды. Оештыру комитеты яшь галимнәрне күбрәк җәлеп итүне максат итеп билгеләгән. Конференциягә тәкъдим ителгән докладлар җыентыгы алдан ук бастырылып чыгарылачак.
Башка еллардан аермалы буларак, финанс кризисы шартларында быел фәнни-гамәли конференция материаллары җыентыгына гыйльми исемнәре булган авторларның гына докладлары түләүсез кертелә, гыйльми исемнәре булмаганнар материалларын җыентыкка кертү өчен акча түлиләр.
Фәнни-гамәли конференциянең темасы да берникадәр гаҗәпләндерде җәмәгатьчелек вәкилләрен, чөнки узган елгы Булат Сөләйманов укуларында быел буласы конференция өчен андый тема тәкъдим ителмәгән иде. Темага бәйле ризасызлыкның төп сәбәбе шунда ки, себер татарларының узган гасырлар тарихына багышланган конференцияләр күп үтте инде, ике дистә елга якын өзлексез өйрәнә себер татары үзенең борынгы тарихын, ә менә милли үсешнең бүгенге хәлен, киләчәк язмышын фәнни нигездә өйрәнүгә игътибар җитешми, бу теманы читләтеп узарга тырышалар конференцияне үткәрүне үз кулларына алган оешмалар.
Быелгы фәнни-гамәли конференциянең темасын татар галимнәре, татар җәмәгатьчелеге түгел, узган елның октябрь аенда гына Гуманитар эзләнүләр институтының диннәрне өйрәнүче секторы белән берлектә милли эшләр комитеты билгеләгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2