news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Булат Мәрдәнов: Безнең максат билет бәясен түләү түгел, ә динебезнең күркәмлеген җиткерү

Бүген Казанда 30 нчы автобус Рамазан ае уңаеннан көн дәвамында бушлай йөриячәк. Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Рамазан – изге гамәлләр ае» марафоны кысаларында барлык пассажирларның йөрү чыгымнарын түли.

«Безнең төп максатыбыз автобуста йөрүчеләр өчен билет бәясен түләү түгел, чөнки көн дәвамында автобуска төрле күләмдәге кереме булган кешеләр утырачак. Безнең максат – халыкны хәйриячелеккә өндәү, миһербанлылык, шәфкатьлелек, киң күңеллелек кебек сыйфатларның һәм ислам динебезнең күркәмлеген, матурлыгын халыкка җиткерү. Рамазан аеның соңгы җомга көне әлеге чараны уздыру өчен иң яхшы форсат», – диде «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрдәнов.

Хәйрия маршруты өчен нәкъ 30 нчы автобус сайлану сәбәбен Булат Мәрдәнов 30 нчы автобус маршрутының иң озыннарының берсе булуы һәм Казанның ике ерак ноктасын тоташтырып торып, дүрт районны колачлавы белән аңлатты.

Соңгы бер ел эчендә хәйрия автобусы өченче тапкыр җибәрелә. Беренче тапкыр ул узган ел рейска Рамазан ае хөрмәтенә, аннан соң көз көне хәйрия көне уңаеннан чыкты.

Бушлай автобусны тану өчен аның алдагы тәрәзәләрендә «Социальный маршрут БФ «Закят» дип язылган табличкалар урнашкан, ә салоны шарлар һәм «Рамазан ае мөбәрәк булсын» дигән плакатлар белән бизәлгән.

Социаль «Рамазан маршруты» 6:00-18:00 сәгатьтләрдә йөри һәм бушлай автобус белән якынча 1 меңгә якын кешенең файдалануы көтелә.

30 нчы номерлы автобуста барганда, пассажирлар исламның матурлыгы һәм Рамазан аеның изге төшенчәләре турында, бу мөбарәк айда саваплы гамәлләр башкаруның әһәмияте, шулай ук Татарстанда игълан ителгән хәйрия марафоны турында якыннанрак таныша ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100