news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Булат Ибраһимов: Бүгенге шигърият – чынлап та кеше аңламас дәрәҗәдә катлаулы

Шагыйрь Булат Ибраһимов бүгенге шигърият турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Булат Ибраһимов: Бүгенге шигърият – чынлап та кеше аңламас дәрәҗәдә катлаулы
Фото: «Татар-информ»

«Бүгенге шигърият – чынлап та кеше аңламас дәрәҗәдә катлаулы һәм шигърияттән ваз кичертә алырлык примитив.

Ләкин шул ук вакытта һәр шигъриятнең үз укучысы бар, кемгәдер Йолдыз Миңнуллина ошаса, кемгәдер, мисал өчен, авылдагы Тәскирә апа язган шигырьләр күпкә якынрак.

Әлеге күренешнең бүгенге көндә начармы, юкмы икәнен өзеп кенә әйтеп булмый. Чөнки без укый белүче, татарча сөйләшә белүче татарлар өчен шаккатып, куанып йөри торган чорда яшибез.

Халык хәзер һәрдаим стресста, ниндидер борчу һәм шуның өстенә «дөньясы чукынып китсен» дигән япма белән яши. Шуңа күрә күпләрнең авыр әйбер укып, башны эшләтеп утырасы килмәгәне көн кебек ачык.

Ә китапларга килгәндә, хәзер, акчаң булса, алтын битләр белән дә чыгарып була аны. Язучының китабы булу – ул хәзер бернинди дә башлар әйләнеп «йолдызлык чире» белән исереп ята торган вакыйга түгел, ә гади бер тәвәккәллек кенә.

Икенче мәсьәлә: язган китапларыңны бәяли алырлык, объектив тәнкыйть яза алырлык галимнәребез, язучыларыбыз бармы? Китабыңны сатып алырлык укучың бармы?

Шигърият нинди булырга тиеш, дип сорау куйсак? Шигърият заман белән бер аякка атларга һәм төрле булырга тиеш. Автор укучының акылы җитмәслек «бөек» шигырьләр дә, укучы өчен җиңел, аңлаешлы шигырьләр дә язарга тиеш. Язучының таланты да, язучылыгы да шуннан гыйбарәт. Кайбер бөек язучылар тарихка гади әйбер язып та кереп калганнар», – ди ул.

Шагыйрьләр белән «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова сөйләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot