- Безнең язучыларга, нинди рәис булса да, ошамаячак инде ул. Бүгенге көндә язучы халкы – иң үз фикерле… 20 кеше булса, 20сендә дә 20 төрле фикер аларның.
Үз фикерен алга бик каты сөрә торган түгел, ә бераз юл куя белә торган кеше кирәктер инде, чөнки Язучылар берлегендә әгъзаларның күбесе – олы яшьтәгеләр. Олы яшьтәге кешенең күңелен дә яраламаска кирәк, беренчедән. Икенчедән, ниндидер бер урталыкка да килә белә торган кеше булырга тиеш.
Хәзерге Ркаил абый, миңа калса, әле олы яшьтә түгел, эшен дәвам итә ала торган, үз фикерен белдерә ала торган кеше. Депутат булган кешенең язучылар мәнфәгатен дә югары даирәдәге җитәкчеләргә ирештерү өчен мөмкинчелеге зуррак, дип уйлыйм. Әгәр җитәкче килсә, миңа калса, урынбасарларын яшәртергә кирәктер. Берәр яшь урынбасар булса, яшьләр белән дә, урта буын белән дә бер дулкында була ала торган кеше булса яхшыдыр, – ди ул.
Язучы һәм шагыйрьләрнең күзаллаулары, фикерләрен туплап, «Интертат» сайты өчен Гөлнар Гарифуллина язды.