news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Булат Ибраһимов: Җәлил премиясе миңа бирелгән беренче дәүләт бүләге

«Мин премиягә яшь иҗатчы буларак шигърияткә керткән өлешем өчен тәкъдим ителдем», — диде шагыйрь.

Булат Ибраһимов: Җәлил премиясе миңа бирелгән беренче дәүләт бүләге
Владимир Васильев

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Яшь шагыйрь Булат Ибраһимов Муса Җәлил исемендәге республика премиясен аңа бирелгән беренче дәүләт бүләге булуын әйтте.

Бүген Булат Ибраһимовка яңа буын татар поэзиясенә әдәби-эстетик кыйммәтләр керткәне өчен Муса Җәлил премиясе тапшырылды.

«Муса Җәлил тууына 115 ел уңаеннан аның исемендәге премиягә лаек булу икеләтә күңелле. Мин премиягә яшь иҗатчы буларак шигърияткә керткән өлешем өчен тәкъдим ителдем. Аерым шигырь өчен генә түгел. Гомумән, иҗатым өчен. Бу миңа бирелгән беренче дәүләт бүләге. Моңа кадәр „Аксенов-фест“ фестивалендә җиңү яулаганым бар иде», — диде Булат Ибраһимов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Алдан әйтелгәнчә, бүген Казанда Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залында Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары игълан ителде.

  • Муса Җәлил исемендәге республика премиясе 1997 елдан бирле ике елга бер тапкыр бирелә. Сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия, эшмәкәрлек, яшьләр программалары үсешенә өлеш кертүчеләргә тапшырыла. Премия 30 яшькә кадәрле яшьләргә, яшьләр оешмаларына, аерым очракларда яшьләр белән эшләгән өлкәннәргә дә тапшырыла. Лауреатларга диплом, күкрәк билгесе һәм 200 мең сумлык премия тапшырыла.

 


Галерея: Муса Җәлил исемендәге республика премиясен тапшыру тантанасыннан репортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100