news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Булат Хаҗиәхмәтов: FIFA чемпионаты Татарстанның инвестицион торышына зур йогынты ясый

Икътисад министры урынбасары Чемпионатның өстенлекле якларын атады.

Булат Хаҗиәхмәтов: FIFA чемпионаты Татарстанның инвестицион торышына зур йогынты ясый
Михаил Захаров

(Казан, 3 июль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). FIFA чемпионаты Татарстанның инвестицион торышына зур йогынты ясый. Бүген бу хакта IT-паркта – Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә ТР икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов әйтте. Үзенең чыгышында ул чемпионатның өстенлекле якларын да атады.

"Татарстан инвестицион климат рейтингында лидер, ул алдынгы рәтләрдә бара. Казанга чит илдән футбол җанатарлары гына түгел, дәүләт эшлеклеләре, рәсми затлар килә. Алар безнең үрнәктә тәҗрибә туйлый, эш барышын күзәтә. FIFA чемпионаты дөнья масштабында бик зур тәҗрибә булды. Чемпионат кысаларында Татарстан Республикасы өчен мөһим булган килешүләр каралды. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Кытай, Төркия, Ираннан килгән делегация вәкилләре белән очрашты, шул рәвешле хезмәттәшлекне ныгытабыз. Безнең республика барлык сөйләшүләр өчен дә ачык", - дип билгеләп узды ул үзенең чыгышында.

Булат Хаҗиәхмәтов Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсешенең нәтиҗәләре турында да сөйләде. Аның фикеренчә, республикада сәнәгать сәясәтенә зур игътибар бирелә, инновацион җитештерү өлкәсенә ярдәм итү буенча төрле программалар эшли. "Татарстан барлык өлкәдә дә уңышлы эшли. Соңгы елда инвестицияләр үсте. Республикабыз өч кластерда үсә: нефть химиясе, автомобиль сәнәгате һәм "Иннополис". Якорьлы предприятиеләр дә бик нык ярдәм итә. Алар арасында “Татнефть” ААҖ нефть химиясе комплексы, "Танеко" ААҖ, "КАМАЗ" ААҖ, "Нижнекамскнефтехим” ААҖ, "Форд-Соллерс" ААҖ, “Алабуга” МИЗны атап китәргә була", - диде ул.

Булат Хаҗиәхмәтов Казанда 2019 елда WorldSkills чемпионаты узачагын искә алды. "WorldSkills эшче һөнәрләренең Дөнья чемпионаты да мондый масштабта булыр, республика өчен яңа мөмкинлекләр тудырыр", - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100