news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Булат хәзрәт Мөбарәков намаз вакытлары календарьларын төзүчеләрнең хатасын әйтте

“Иртәнге намаз” дигәнне “мәчетләрдә укыла” дип төзәтсеннәр иде”, - диде хәзрәт.

Булат хәзрәт Мөбарәков намаз вакытлары календарьларын төзүчеләрнең хатасын әйтте
Султан Исхаков

(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Булат хәзрәт Мөбарәков намаз вакытлары календарьларын төзүчеләрнең хатасын әйтте. “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә ул хаталы мәгълүмат аркасында кешеләрнең ялгыш фикерләвен билгеләп узды.

Матбугат очрашуы якынлашып килүче Рамазан аена багышланган иде. “Безнең Диния нәзарәте төзегән намазлар расписаниесе бар. Намаз вакытлары кушымтасында да беренче пункт “сәхар тамам”, икенчесе “мәчетләрдә укыла” дип язылган. “Сәхар тәмам” – ул таң беленә башлаган вакыт, офыкта күренә башлаган сызык. Ягъни, шул вакытка ашап бетерергә кирәк, ураза керә”, - диде Булат хәзрәт.

“Мәчетләрдә укыла” дип язып, без иртәнге намазны ярты сәгатькә соңрак билгеләдек, бу ир-ат тәһарәт алып, мәчеткә барып җитешсен өчен кирәк. Азан да ярты сәгатькә соңрак әйтелә дигән сүз”, - диде ул.

“Чынлыкта иртәнге намаз вакыты кеше сәхар ашап бетергәч башлана. Тик, кызганыч, намаз вакытларын төзүчеләр арасында, белепме-белмиме, “сәхар тәмам” дигәч, ярты сәгать аерма белән “иртәнге намаз” яки фәҗр дип язып куючылар бар. Бу ярты сәгатьлек аерма аркасында кешеләрнең башы бутала. Ә без беләбез: кеше бер генә минутка соңга калса да, бу көн уразасы кабул ителми дигән сүз”, - дип әйтте Булат хәзрәт.

Намаз вакытлары календарьларын төзүчеләргә үтенеч бар: “иртәнге намаз” дигәнне “мәчетләрдә укыла” дип төзәтсеннәр иде. Хәзер азан сәхар тәмамланып, ярты сәгатьтән генә укылгач, кешеләр “без “сәхар тәмам” дип язуга карамыйбыз, азанга кадәр ашыйбыз” диләр. Бу дөрес түгел, чөнки Кояш азанны көтми. “Сәхар тәмам” дигән вакытка кадәр ашап бетерергә тиешбез”, - дип аңлатты Булат Мөбарәков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100