news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Булат хәзрәт Мөбәрәков яшьләрне дингә җәлеп итүнең өч шартын атады

Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе исемлеккә үзлегеңнән үсү, гаджетларны артык кулланмау һәм белемле укытучыларны керткән.

Булат хәзрәт Мөбәрәков яшьләрне дингә җәлеп итүнең өч шартын атады
Султан Исхаков

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). Бүген “Россия Сегодня” агентлыгының  Мәскәү-Симферополь-Казан туры күперендә (Татарстанда мәйданчыгы - “Татар-информ” агентлыгы) Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков яшьләрне дингә җәлеп итүнең өч шартын атады. Дин әһеле исемлеккә үзлегеңнән үсү, гаджетларны кирәгеннән артык кулланмау һәм белемле укытучыларны керткән.

“Нәрсәгәдер өйрәтергә алынган кешенең үзендә бу хакта белемнәр булырга тиеш, дип саныйм. Ягъни, әгәр кеше Аллаһы Тәгаләне ярата икән, ул үзе аралаша һәм өйрәтә торган кешегә, һичшиксез, йогынты ясаячак. Миңа калса, кешеләрдә Аллаһы Тәгаләгә карата эчкерсезлек һәм мәхәббәт тәрбияләүдә бу төп шарт”, - диде Булат хәзрәт Мөбәрәков.

“Икенчедән, яшьләр үзлекләреннән үсеш белән шөгыльләнергә тиеш. Дин әһеле беркайчан да безгә Аллаһы Тәгаләдән килгән мәгълүматны мәҗбүриләп тагарга тиеш түгел. Ул һәрбер кешенең белемгә хокукы булуын күрсәтергә тиеш. Рациональ дин – ул нәкъ менә шундый була. Дин әһеле дин турында белергә тиешле бердәнбер кеше түгел, - диде ул. – Өченчедән – яшьләрне телевизордан аеру. Әгәр яшьләр телевизорны күп карый һәм аларның тормышлары гаджетлар белән нык бәйләнгән икән, ул объектив фикерләү сәләтен югалта. Кеше ияреп баручыга әйләнә, баш миен эшләтүдән туктый”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100