Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Булат Гатауллин Кариев театрында «Гөлчәчәк» әкиятенең эскизын ясады
Кариев театры артисты Булат Гатауллин диплом спектакле буларак «Гөлчәчәк» татар халык әкиятенә эскиз күрсәтте. Кариев театры бу эскизны спектакль итеп үстереп бетерү мөмкинлеген карый.
«Мин үземне лаборатория шартларына куеп эшлисем килде. Лабораториядә күп очракта материалны режиссер үзе сайламый. Минем татар әкиятен эшлисем килде һәм миңа шушы текстны тәкъдим иттеләр», - диде Булат Гатауллин спектакльдән соң «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Бу әкиятне белми идем. Аны тулыландыру өчен бик эзләндем. Фольклор китаплары укып, өч җөмләдән өч сәхнә тудыра алдык - Гөлчәчәкнең тууы һәм туй сәхнәләрен өстәдек. Спектакльне 10 көн эчендә чыгардык», – диде ул.
Спектакль Кариев театрының фойесында күрәсәтелде. Убырлы карчык ролендә – Алсу Шакирова, Гөлчәчәк – Гөлназ Галимуллина. Спектакльдә Эльдар Гатауллин, Альбина Гайзуллина, Рамил Вафин катнаша.
Театр җитәкчелеге әлеге эскиздан тамашачы ярата торган спектакль чыгасына ышана.
- Булат Гатауллин – Кариев театрының иң күп уйный торган танылган артистларының берсе. Казан театр училищесын тәмамлап 2017 елдан Кариев театрында эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз