news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Булат Гатауллин: «Рөстәм маҗаралары» спектаклендә Тимур Кулов белән эшләү бик кызыклы иде

Булат Гатауллин: «Рөстәм маҗаралары» спектаклендә Тимур Кулов белән эшләү бик кызыклы иде
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры Булат Гатауллин «Татар-информ»да матбугат очрашуында «Рөстәм маҗаралары» спектакле турында сөйләде.

«Минем өчен ул иң авыр спектакльләрнең берсе булгандыр. Бу рольне бик теләп, рәхәтләнеп кабул иттем. Шуны әйтергә кирәк, режиссер Тимур Кулов белән эшләве бик кызык булды. Ул кызыклы режиссер. Театр, дөньяга карата аның үз алымнары, үз фикере, күзаллавы бар. Спектакльдә заманга яраклашу дигән әйбер юк. Сәхнәдә бары тик ике артист, ике пар күз һәм тамашачы. Шунысы белән дә спектакль бик кадерле», - диде ул.

Булат Гатауллин Тимур Куловның башка инсценировка белән килүен әйтте. «Репетицияләр вакытында Тимур башка актерларны да чакырып карады. Без Гадел Кутуйның гаиләсенә, улы Рөстәмгә язган хатларына тап булдык. Шул вакытта спектакльнең нәрсә турында булачагын аңладык. Ул үзенә күрә Гадел Кутуй белән Рөстәм Кутуйның вакыт аша әңгәмәсе (диалогы иде). Гадел Кутуй бу әсәрне улы Рөстәмгә багышлап язган булса, күпмедер вакыттан соң, Рөстәм абый аны русчага тәрҗемә иткән», - диде ул.

«Татарстанның атказанган артисты Альбина апа Гайзуллина белән безне бу спектакль бик нык якынайтты. Тормышта да бер-беребезне ярты караштан аңлыйбыз. Тәнкыйтьчеләр тарафыннан да җылы кабул ителүе дә безнең өчен бик мөһим», - дип билгеләп үтте Булат Гатауллин.

29 мартта «Алтын битлек» Россия илкүләм театр премиясе жюри әгъзалары «Рөстәм маҗаралары» спектаклен карарга килә. 6 апрельдә театр коллективы «Рөстәм маҗаралары» спектакле белән Ярославль шәһәрендә Виктор Розов исемендәге Бөтенроссия «РОЗОВФЕСТ» театр фестивалендә катнашачак.

«Беренче чиратта, бу – милли классик Гадел Кутуй әсәре. Икенчедән, татар театрының татар материалында Россия күләмендәге «Атлык битлек» премиясендә үзебезнең классик материалга игътибар, дигән сүз. Кая гына барсак та, без татар телендә уйный торган бердәнбер яшь тамашачы театры. Милли әсәрләребезне уйнаган вакытта игътибар икеләтә, өчләтә арта. Аннан соң, бик күп сораулар бирәләр. Бу үзеңнең милләтеңне, тарихыңны классик сәнгатьне Россия һәм дөнья киңлегенә алып чыгу – зур горурлык», - диде театрның директоры Луиза Шарова.

Булат Гатауллин фикеренчә, шушы спектакльләр аша театр башка милләтләрне дә татар милләте, татарлык белән таныштыра. «Миңа калса, бу – театрның бер зур миссиясе», - диде актер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100