«Без һәрвакыт килгән режиссерларны «шабашка эшлиләр» дип сүгәргә яратабыз, «татар театрын аңламыйлар» дибез. Артист буларак, әйтергә теләгән сүзем шул: минем өчен актерлык осталыгына иң зур тәҗрибә биргән, дөньяга күзне ачкан кешеләр – читтән килгән режиссерлар. Чөнки алар үз тәҗрибәләре белән килә, һәм без алардан күпне алабыз.
«Һөнәр»не үз татар театрлары арасында гына калдырсак, дөрес булмас кебек, ул үз казанында гына кайный башлый. Без Россия шәһәрләреннән килгән яхшы театрларны карап, аларның ничек алга киткәнен күрәбез. Синең спектаклеңнең Татарстан режиссерлары эшләре арасында катнашуы бер хәл булса, зур режиссерлар эшләре арасында катнашуы – икенче хәл. Алар белән бертигез булмасаң да, бу – сиңа этәргеч бирә. Яхшы театрлар алга таба да килсеннәр.
Остазлык мәсьәләсенә килгәндә, тәҗрибәле режиссер үз канаты астына алып нидер эшләсә, бу – яшь режиссерга этәргеч булыр иде», – ди ул.
Кариев театрына якын театраль җәмәгатьчелекнең фестиваль турында сөйләшү мәйданчыгында яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.